2013 Окт 17
"Интерфакс” агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, хәзерге вакытта Архангельскида мәчет төзү мәсьәләсе буенча җирле мэрия белән мөселманнарның "Нур Ислам” дини оешмасы арасында килешү ясалган.
"Нур Ислам” оешмасы рәисе Наил Зәйнуллинның "Интерфакс”ка хәбәр итүенчә, мәчетнең проекты әлегә юк. Ник дигәндә, төзелешнең барлык мәсьәләләрен дә өлкәдәге кызыксыну һәм күзәтү белдергән оешма вәкилләре белән килештерү кирәк.
Өлкә хакимияте мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә биредә 18 мең татар яши. Татарлар күбрәк Архангельскида һәм Яңа Двинскида торалар. Татарларның анда Татар төбәк милли-мәдәни автономиясе теркәлгән, милләттәшләребезнең "Татар газетасы” һәм Мөселман газетасы” нәшер ителә. Тарихка күз салсак, биредә татарлар якынча XIX гасырның уртасыннан бирле көн күрә.
1897 елъязмасы буенча Архангельскида 35 мөселман кешесе яшәгән. Ә 1904 елда исә 355 татар кешесенең торуы мәгълүм.
Казан губернасыннан кешеләр Архангельскига күпләп Идел буенда 1899-1901 елларда ачлык булганнан соң, күчеп китә, дип санала. Татар мәхәлләсенең рухи үзәге булып, Костромской (хәзер-Совет космановтлары проспекты) һәм Новгород проспектларына караган мәчет басып тора.
Узган гасырның башында түрәләр мөселманнарга шәһәр зиратында махсус урын да билгелиләр. Әмма 1931 елда мәчет бинасы Архангельск мөселманнары өммәтеннән алынып, Милли азчылык клубына бирелә. 1937 елда исә Архангельскида татар мәктәбе дә ябыла.
Яңа мәчет кайчан салынып бетәр, анысы хәзергә билгеле түгел.