Хәзер Наил Гарипов "Иман" ислам мәркәзен җитәкләүдән тыш, Апанай мәчете имамы булып та тора.
Наил Гарипов моңа кадәр «Иман»да фәнни-эксперт шурасын җитәкләде. Шул ук вакытта ул Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында һәм ислам тикшеренүләр үзәгендә өлкән фәнни хезмәткәр булып тора. «Иман»да төрле функцияләр башкарды, «Вера» газеты редакторы иде. 20 ел дәвамында Наил Гарипов үз авторлыгында һәм редакциясендә дистәләгән китап чыгарды.
Тимер Сәгыйтов