Бу дин – какшамас дин, анда йомшаклык белән мөгамәлә итегез.
Хәдис
Шомырт чәчәкле май аеның уртасында Бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрде.
Анда дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгәннәр иде. Форумны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Асыл шәхесләр эшендә уңышлар теләде.
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова еллык эшләренә хисап тотты. Ул урыннарда, төрле төбәкләрдә каен себеркесе, дару үләннәре, җиләк җыю белән мәшгуль булганнарын бәян итте. Дөрес, төбәкләрдә башкарасы эшләр әле бихисап. Кулъяулык, калфак чигү, кием-салым, милли кием булдыру, әлбәттә, мөһим эшләребез. Әмма дә ләкин милләт мәнфәгате беренчел булырга тиешле татарны кырау сугудан ничек сакларга, татар мәктәпләре ни хәлдә? Татар китабын укыйлармы? Язучыларның әсәрләре анализланамы?
Бу хакта халык шагыйре Роберт Миңнуллин тәфсилләп сөйләде. Ул милләт сандугачы Сара апа Садыйкова һәйкәленә һаман урын булмауны ачынып бәян кылды, “Ак калфак” оешмасына Сара Садыйкова исеме бирелүен тәкъдим итте. Оешма эшендә кыюрак, милләт әйдәманнарына мәгърифәти, тарихи мәсьәләләргә игътибарлы булырга чакырды.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова “җиләк җыям, как коям” белән, себерке бәйләп ерак китеп булмас, рухи тәрбияне алга сөрүнең мөһимлеген әйтте. “Тәрбия диннән аерылгысыз”,-диде ул. Әлеге мәсьәлә буенча остазбикә Сәйдә абыстай Аппакова үзенең эш тәҗрибәсен бәян кылды. Әмма залны “тергезеп” җибәргәне Финляндиядән килгән татар хатыны Фирания Алиның чыгышы булгандыр. Аның ире Акиф исемле, Аслап, Айдар исемле уллары бар. Барысы да татарча сөйләшә. Баласына 3 яшь тулганчы ана эшләмичә, сабыен тәрбияли, мәгърүр татар телен һәм догалар өйрәтә, йөрәк җимешен намазга бастыра. Догаларны өйрәткәндә: “Әни, үзең күпме дога беләсең?”-дип сорый бала. Димәк, ана үзен дә тәрбияләргә, мәгърифәтлелеген арттырырга тиеш була. Менә нинди үрнәк бу, җәмәгать! Финляндиядә йөкле анага һәйкәл бар икән! Бу аларда Ана кадеренең бөеклеге дигән сүз.
Төрле илләрдән килгәннәр дә нотык тотты. Ничек итеп телне, татар мәктәбен, милләтне саклап калырга дигән мәсьәләләр борчый милләттәшләребезне.
Тукай бүләге иясе, милләтебезнең кыю улы Ркаил Зәйдулла милләт аналарын батыррак хәрәкәт итәргә чакырды. Башкортстандагы милләттәшләребезнең дә хәле мактанырлык түгел, татарча укыту да хәвефле хәлләргә төшүе ихтимал икән.
Форум кунаклары Татарстанның, Казанның тарихи урыннарында булдылар, Тукай эзләре буенча Арчага, Кырлайга бардылар, атаклы ансамбль биюләрен карадылар, театрда булдылар. Мин дә аларга “Мөслимә” газетасының бернисә дистә данәсен бүләк итттем.
Сәхнәдәге тукымага “И татар хатыннары, иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телне саклау” дип язылган иде. Бу – хикмәт иясе, фидакария зат, мәгърифәтче, дөньяда бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Буби сүзләре. Әлеге кәлимәләрне һәрберебез истә тотып, игелекле гамәлләр кылсак иде.
Мин үзем киләчәгебезне тәрбияләүдә кылган гамәлләребез, 18 нче мәртәбә үткәргән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесенең уңышлары хакында уйланып, оешмабызның, активистларыбызның эше өчен сөенеп утырдым. Без киләчәктә болар хакында да сөйләшербез әле, Аллаһы боерса! Күңелемдә әле дә булса Фираниянең сүзләре яңгырап тора. Монда ясаган чыгышы өчен мин аңа рәхмәт белдергән идем. Ул: “Апа, минем башым күккә тиде”,-дигән иде. Әйдәгез, үзебез дә сөенеп, башкаларны да сөендереп яшик!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, "Ярдәм” мәчете