Рус географиясе җәмгыяте экспедициясендә катнашучылар Коръән һәм Казан Изге Ана иконасын Антрактидага илтәчәкләр.
Кичә ТҖ МДН исеменнән дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров "Кол Шәриф"тә «Антарктида-100» экспедициясе вәкилләренә Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән нәшер ителгән Изге китапны тапшырды.
“Антрактида -100” проекты экспедициясе рухи максатны күздә тотып тормышка ашырыла. Экспедициядә катнашучылар ТҖ МДН һәм Казан митрополиты исеменнән полярчыларга тапшырачаклар. Шулай итеп, Антрактида беренче тапкыр азан әйтеләчәк һәм Изге китаплы булачаклар дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.