ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге һәм “Алтын урта”ның җитәкчесе Артур Бобров хәбәр иткәнчә, ачылу тантанасына төрле иҗат коллективлары, Казан шәһәренең имамнары чакырылган. Катнашучыларга киләсе елга планлаштырылган чаралар исемлеге таратылачак. Алар арасында мөнәҗәтләр фестивале, мөселман уку йортларында гыйлем алучы студентлар өчен ораторлык осталыгы курслары бар.
“Алтын Урта” җәмгыятенең төп максаты – яшьләрне ватанпәрвәрлек хисләре белән тәрбияләү, югары әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга чакыру, экстремизм һәм ксенофобик
агымнарга каршы тора алырдай нык рухлы буын булдыру.
Татар-ислам