Эшләгез, булдыра алган һәркемнең эшләре дә уң булыр.
Хәдис
Олы хөрмәт хисләре белән безгә Анталияне күрсәтүче кадерле кешебез Габделвахит Ирдән әфәнде булды.
Хәтере шәп аның. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, башка җитәкчеләрне дә ул яхшы белә. Аны да беләләр.
Рөстәм Нургали улы белән ул еш очрашып тора икән. Без Казанга кайтырга дип йөргәндә, аның телефоны тагын шалтырады. 30 майда Президент Рөстәм Миңнехановны каршыларга кирәклеге хакында үтенделәр аны.
Әйе, Президентыбыз Төркиядә бик күп эшлекле кешеләр белән очрашты. Ул биредәге Сабан туенда да булган. Р. Миңнеханов Тарус каласындагы “Азнакай” шәһәр паркына барган, Габдулла Тукайның истәлек билгесенә чәчәкләр куйган.
Без бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте чыгарган хәбәрдән белдек. Раббым, барысының да эшләрен уң кылсаң иде, дип ялварабыз.
Габделвахит әфәнде гаиләсенә күп кенә галим-галимәләр, мәдәният һәм сәнгать кешеләре килеп киткән. Аның җәмәгате Хурия ханым: “Кунак килсә, ризык арта”,-дип өйләренә килгән һәр кешегә якты йөз күрсәтә, кунак итә.
Габделвахит әфәнде Ирдән Анталиядә булганга күрә, халкыбыз шунда агыладыр кебек тоелды миңа. Әниләре, әтиләре Оренбург-Каргалы, Сарыкташ, Ибраһим авылларыннан, тагын бик күп җирләрдән җәфа-михнәтләр күреп, Төркиягә барып урнашканнар. 130 ел гомер узган, баба-әбиләр мәңгелеккә киткәннәр, ә берничә буын вәкилләре һаман Госмания авылында яшәп ята. Әлеге авылдан бишенче буын вәкиле булып Габделвахит туган. Җәмәгате Хурия ханым да шушы авылдан. “Милләтем, кадерле кан кардәшем, татарым”,-дип тибә аларның йөрәге. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шушы күркәм эш-гамәлләре өчен Габделвахит Ирдәнгә Рәхмәт хаты һәм кул сәгате бүләк иткән.
Әлеге әфәнде күп җырларны көйләп йөри.
Урамда бер ат туктаган,
Эшлиясен чуклаган...
Агыйдел тирән диләр,
Буйлаганым юк иде.
Бу хәсрәтне күрермен, дип
Уйлаганым юк иде.
“Бу җыруны берәү суза иде. Юк инде ул. Рухы шат булсын”,-ди Габделвахит әфәнде.
Ул тагын да уйлыракны, мираси моңны суза:
Шәм-Шәриф дигән һай җирдә,
Кандил диләр икән фонарьга.
Ходай безгә генә язган икән
Дөнья утларында янарга.
Шәм-Шәрифкәй дигән һай шәһәрнең
Кич ахшамсыз капкалары ябылмас.
Үткәнләй гомер, калган хәтер
Дөнья мөлкен бирсәң табылмас.
Әлеге Габделвахит әфәнде Ирдәнне мин бихисап күп вазифаларда күрәм. Алар Сиринә Исмәгыйль кызының улы Айдар Шаһимәрданов һәм башка мөселман егетләре белән бергәләп йортлар салганнар. Аларда яшәчеләрнең дә якын дусты һәм киңәшчесе ул Габделвахит кардәшебез. Әмма мин аны Татарстан белән Төркия арасындагы корыч дуслык һәм хезмәттәшлек күперенең алтын йозагын ачучы, аны күз карасыдай саклаучы итеп күз алдына китерәм. Алтын капка сакчысына һәр җәһәттән зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе