2013 Май 12
Кичә ислам дөньясындагы өч мөбарәк айның берсен тәшкил иткән Рәҗәб ае башланды. Анда берничә күренекле вакыйга бар. Шуларның берсе - Рәгаиб.
Рәгаиб (бу кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең атасы Габдулла белән анасы Әминәнең никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәредер) һәм Мигъраҗ кичәләре шушы айда булганы өчен дә гарәпләр аны изге санаганнар. Шул ук вакытта Рәҗәб 4 хәрам айның берседер. Рәҗәб ае кергәч, гарәпләр үзара сугышларны туктата торган булганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу өч ай турында: "Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”, - дигән һәм: "Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, -дип дога кыла торган булган.
Әнәс (р.г.) әйткән: "Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте, әгәр бер кеше Рәҗәб аенда бер көн ураза тотса, тәмугның ишекләре ябылыр, сигез көн ураза тотса, сигез оҗмах ишеге ачылыр, ун көн ураза тотса, барча хаҗәтләре үтәлер, догасы кабул булыр, унбиш көн ураза тотса, күктән бер кычкыручы: "Йә, ураза тоткан бәндә! Синең барча гөнаһларың ярлыканды, гамәл дәфтәрендә изгелекләр генә калды”, - дияр. Әгәр бер кеше моннан арттырса, Рәҗәб аенда Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр, шуңа күрә һәр мөселманга күбрәк изге эшләр, гыйбадәтләр кылу мәслихәт.
Ураза тоту, сәдака бирү вә намазлар кылу булсын, алар өчен бүтән айларда бер изгелек өчен – 10, ә Рәҗәб аенда бер изгелеккә 1000 савап язылыр. Бу айның көндезләрендә ураза тотып, кичләрендә уяу торган кеше кабер газабы күрмәс диелә изге китапларда.
Рәгаиб кичәсе
Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич Рәгаиб киче дип йөртелә. Бу кичәдә Мөхәммәднең (с.г.в.) атасы хәзрәт Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булган. Әлеге вакыйга мөселманнар тарафыннан олылап билгеләп үтелә. Бу көнне мөмкин кадәр күбрәк гыйбадәт кылырга, тәүбә итәргә һәм саваплы гамәлләргә омтылырга кирәк.
Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер.
Рәгаиб кичәсендә догаларның кабул буласына шикләнмәгез, укылган намаз, тоткан уразалар, бирелгән сәдакалар өчен әҗер-саваппар аеруча күп булыр, иншә Аллаһ.
Рәҗәб аеның һәр киче кадерле, шулай ук җомга да бик хөрмәтле вакыт. Ә инде шундый изге вакытлар бер-берсенә туры килгәч, алар тагын да кадерлерәк була.
Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында төрле хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт Пәйгамбәребез Рәҗәб аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше үзенең ай буенча ураза тота алмаганлыгын әйтә. Һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм түбәндәгечә боера:
"Син Рәҗәб аеның беренче, унбишенче һәт соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма!"