Соңгы вакытларда күп кенә ата-ана җәмгыятебезнең бәласенә, хәтта афәтенә әйләнеп барган мәсьәләгә юлыга. Монда сүз наркомания турында бара. Әлеге бәла күп баланың аңын томаларга өлгерде инде.
Гаиләсенә мондый бәла килгән ата-аналар үзләрен кая куярга да белмиләр. Аларны: “Кая барырга? Нәрсә эшләргә?”-дигән сораулар борчый. Шуларның кайберләре мәчет хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итә.
Күптән түгел миңа бер купшы итеп киенгән ханым мөрәҗәгать итте. Ул мәчет ишегеннән керү белән аның кайгылы йөзенә карадым. Беренче карашка, ул үз яшенә карата олырак күренә. Күзләре кызарып чыккан, андый күзләр күп елаган кешедә генә буладыр. Ул бик кайгылы кыяфәттә, хәсрәткә чумган булып күренде. Аңа карагач, хәтта үзем дә дулкынланып куйдым:
-Сезнең белән берәр нәрсә булдымы әллә?-дип сорадым.
-Әйе, башыма зур кайгы төште, минем улым...-диде ул һәм сүзен дә әйтеп бетермичә, елап та җибәрде.
-Нәрсә булды? Әллә улыгыз үлдеме?-дип кабаттан сорарга мәҗбүр булдым, чөнки безгә, мәчет әһелләренә күбрәк якыннарын югалткан кешеләр мөрәҗәгать иткәненә күптән күнектек инде.
-Әгәр ул үлгән булса, яхшырак булыр иде!-дип елавын дәвам итте әлеге ханым.
Йа Раббым, дип шаккаттым: нәрсә булган әлеге ханымга? Нигә ул газиз баласына үлем тели?
Ул улының берничә фотосын чыгарып күрсәтте. Анда төрле чорларда төшкән шул ук малайның сурәтләре бар иде. Мин: “Болар – аның шул ук баласыдыр”,-дип уйлап куйдым. Фотоларда — матур гына гәүдәле баланың сурәтләре иде.
-Ике ел элек ул менә шундыерак кыяфәттә иде. Әмма соңгы ике елны мин җәһәннәмдәге сыман газап күреп яшим,-дип сөйләргә кереште бу ханым.
Аның сүзләренә караганда, улы кинәт кенә наркоманга әйләнгән. Кайчандыр ул күп аралашучан, яхшы күңелле, кешеләр хөрмәт итә торган егет булган. Тик соңгы вакытларда беркем белән дә сөйләшми һәм аралашмый торган тыңгысыз балага әверелгән. Тәрбияләп үстергән әнисенә хәтта кычкыра башлаган.
Башта ул укуын ташлаган. Аннары аларның өеннән кыйммәтле әйберләр югалырга керешкән. Ахыр чиктә, ул әнисенә кул күтәргән.
Кызганыч ки, мондый хәлләр еш булгалый. Бу вакыйгада сурәтләнгән афәт Гариф Гобәйнең “Коръән серләре”н укып үскән буын вәкилләрендә күбрәк барлыкка килә.
Соңгы вакытларда мондый вакыйгаларны еш күзәтергә мөмкин. Әмма аларның да сәбәбе бар. Кешеләр Аллаһы Тәгаләдән читләште һәм Аның кушканнарын үтәми башлады, алар шуңа күрә әхлакларын югалтты.
Дөрес, бу гаиләнең тарихы да башкачарак булырга мөмкин иде бит. Элек әни кеше үзенең кадерле улын яхшырак тәрбияләсә, аңа игътибарлырак булса, мондый күңелсез хәлгә калмаслар иде. Бәлки бу егет әле наркотиклардан котылу юлын табар?
Моңа бик ышанасы килә...
Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА