Алабугада ике конфессия яшьләре футбол уйнады

Алабуга үзәк стадионында “Аксиос” православие яшьләре хәрәкәте активистлары һәм мөселман яшьләре арасында иптәшләрчә уен үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 19

Алабуга үзәк стадионында “Аксиос” православие яшьләре хәрәкәте активистлары һәм мөселман яшьләре арасында иптәшләрчә уен үткәрелде. Ул район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм Казан епархиясенең Алабуга округы благочинные протоиерий Сергий Лепихин фатихасы белән уздырылды.

Футбол матчы кискен көрәш рәвешендә барды. Нәтиҗәдә, 6:5 исәбе белән мөселман яшьләре җиңде.

Билгеләп үтик: ике конфессия вәкилләре арасында шундый спортчан очрашуның Алабугада беренче мәртәбә үткәрелүе. Оештыручылар әйтүенчә, киләчәктә башка уртак чаралар уздыру да күздә тотыла, дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе