Гомерләр хакында барыбыз да уйланабыз. Яшибез, туганнар, таныш-белешләр, хезмәттәшләр, дус-ишләр белән сөйләшәбез, фикерләшәбез. Дөнья көтәбез, дөнья куабыз, төрле хәлләр, вакыйгалар белән очрашабыз.
Үлем-китемнәр, хушлашулар, аерылышулар, саубуллашулар да булып тора.
Нәкыя ханым Яруллинаның апасы гүр иясе булды. Ә аның ире Исхак Исмәгыйль улы хөрмәтле хатыныннан аерылды, исән-сау яшәп калды. Дөрес, сәламәтлеге көннән-көн начараеп, авырулары өстенлек итә башлады. Картайган көннәрендә ялгыз калу – ир-атка үтә дә четерекле мәсьәлә. Ничек яшәргә, ничек көн күрергә? Нәкыя ханым ирен җирләгәннән соң, шулай ук ялгызы калган иде. Апасының иренә ярдәм итү, аны ашату, җыештыру үтә дә җаваплы эш икәнен аңлап, Исхак Исмәгыйль улын тәрбияләргә алынды ул. 80 яшен тутыручы абзыйны карау, әлбәттә, аңа җиңел булмагандыр. Әмма Нәкыя Габделмөбин кызы Яруллина савапка ирешү өчен сабырлык кыла, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга омтыла, җыештыра, юа, җыя. Башкаларга игелек кылуның хикмәтен тирәнтен белә ул Нәкыя ханым. Аның ике кызы бар, кияүләре дә асыл кешеләр булып чыкты. Нәкыя ханымны оныклары да бик ярата, Аллага шөкер. Алар кешегә игелекле булырга кирәк икәнлеген күреп, аңлап үсәләр, үзләре дә мәрхәмәт ияләре булырлар, иншә Аллаһ!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете