Аллаһы Тәгалә Каләм-Шәрифтә бу ай турында аерым искәрткән.
"Тәүбә" сурәсендә «Аллаһы Тәгалә хозурындагы Китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе – сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары», - дип әйтелгән.
Зөлкагъдә ае, аннан соң килүче Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары һәм өч шәрәфле айның беренчесе Рәҗәб ае хәрам айлардан атала. Бу вакытта сугышлар туктатылып торган, алда әйтелгәнчә, кабиләләр утрак тормышка күчкән.
Җомга көнне, республикабыз мәчетләрендә имамнар җомга вәгазендә зөлкагъдә аеның сыйфатлары турында сөйләячәкләр.