“Татар-информ”нан алынган мәгълүматларга караганда, Россия Президенты Владимир Путин “Вакытны исәпләү турында” дигән федераль законга үзгәрешләр кертү турында” дигән Федераль законга кул куйды.
Исегезгә төшерәбез: әлеге документ 1 июльдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, 9 июльдә Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Бу закон 2014 елның 26 октябрендә 2.00 сәгатьтә үз көченә керә, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.