Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Бисмилләһир рахманир-рахим. Мин 1949 елны Кирмәч авылында туганмын. Өч яшьлек вакытымда бик каты пештем. Безнең өй күршебез Фатих абзыйларның таш өйләренә терәп салынган, нәзек кенә агачлардан буралган, мунча хәтле генә, тәрәзәсе мунчаныкыннан әз генә зур, миче кара мунчаныкы кебек. Энҗе апам мәктәпкә укырга киткәндә, әни эшкә барганда мине берүземне тыштан бикләп калдыралар иде. Мин мичтәге көл белән уйнаганымны хәтерлим. Анда янып бетмәгән күмер булган. Шул күмернең уты күлмәк җиңенә капты, күлмәк яна башлады. Караватка мендәр өстенә барып утырдым. Күлмәкнең сул ягы янып беткәч, чалбар яна башлады. Шул арада Энҗе апа укудан кайтып керде. Күршеләрдән катык алып чыгып, пешкән урыннарга сөртте. Аннары мине Фатих абзыйлар өенә алып керделәр. Анда авыл табибы Алма апа килгәнен хәтерлим. Кич кайткач, баланы пешергәнсең дип, әни Энҗе апаны бик каты кыйнаган. Мине йә үтерерләр дип хастаханәгә алып бармаганнар. Әни өч ай буе җәрәхәтләргә балык мае сөртеп торган. Кешеләр әнигә синең бу балаң үлә дигәннәр. Мин үлмәдем.
Безнең кешене сөзә торган, кер чәйни торган сыерыбыз бар иде. Биш яшьлек вакытымда шул сыер мине сөзәргә теләде. Мин ничектер ике мөгез арасына эләктем. Сыер акыра, үрле-кырлы сикерә. Мин мөгезләргә чытырдап ябыштым. Күршебез Фатих абый күреп алып, кешеләр чакырып, сыерның мөгез арасыннан алдылар. Үземне белгәннән бирле әни кич белән дога өйрәтә, иртән чәй эчәргә утыргач, «Улым, кичтән өйрәткән доганы укып күрсәт әле!» – ди. Мин укып күрсәтә идем. Аннары әни зур шакмак шикәрдән китеп алып, чәй эчәргә шикәр бирә иде. Ул заманда шикәр түгел, ипине дә туйганчы ашап булмый иде. Әни доганың гарәпчәсен өйрәтә, аннан соң татарчасын әйтә иде. Мисал өчен ашап бетергәннән соң укыла торган дога. Әлхәмдүлилләһи әлләзи, әткәмәни, вәҗәгаләни минәл мөслимин бирәхмәтикә йә әрхәмәр-рахимин. Әмин. Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкранә кыламын. Безне ашаттың, эчерттең, киләчәктә дә Үзеңнең бирә торган ризыгыңнан ташлама. И Раббыбыз догаларымны кабул итсәң иде. Әни: «Ашар алдыннан «Бисмилла» әйт», – дия иде. Алай әйтмәсәң, ашый торган ризыгыңны шайтан ашар. Ипине уң кулың белән тотып аша. Әнинең өйрәткән тагы бер догасы: Әл, би, ти, си, җим, хи, хы, даль, зал, ра, зи, сад, зад, ты, зы. 40 яшемә җиткәч, бу доганың гарәп алфабиты икәнен белдем. Беркөнне әни мине башка вакытларга караганда йокыдан иртәрәк уятты. «Улым, тор, әтиең төрмәдән кайтты», – ди. Торып карасам, идәндә, башын стенага терәгән, аяклары ишек төбенә кадәр җиткән, озын гәүдәле, киң җилкәле, берничә көн кырынмаган, ак чәчле кеше ята. Мине күргәч, урыныннан торып мине кочаклады да елап җибәрде. Аннары миңа дип алып кайткан киемнәрне күрсәтә башлады. Әтине хәрби әсир дип егерме биш елга төрмәгә утырткан булганнар. Сталин үлгәч, амнистия булып, аларны төрмәдән чыгаралар.
1957 елның 23 июлендә әнине кырда яшен сугып үтерде. Ул көн бүгенгедәй хәтеремдә. Ай ярымлык энем Мөкәддәс бар иде. Элек бала тугач күпмедер күләмдә балага акча (пособие) бирәләр иде. Шул акчага әтиләр самавыр сатып алганнар иде. Төш вакытында шул самавырдан, беренче мәртәбә чәй эчеп утырабыз. Әти, әни, өч яшьлек сеңелем Гөлсенә һәм мин. Әни: «Бу самавыр Мөкәддәснең туена кадәр җитәрме икән?», – диде. Әти: «Җитмәсә башканы алырбыз», – диде. Әни әлгәннән соң, Мөкәддәсне күршебез Гайникамал апа имезде, аның да ике айлык Якуп исемле малае бар иде. Әни үлгәннән соң, әти балдызы Гөлсем апага өйләнде, аның Гөлйөзем исемле миннән өч яшькә олы кызы бар иде. Әни үлеп өч атна да үтмәде, әти, Гөлсем әни һәм мин тугайга печәнгә киттек. Энем Мөкәддәсне Гөлйөзем апа карарга калды. Энем Мөкәддәс без печәнгә киткәндә йоклап калды, еламый да, чирләми дә инде. Без печәннән кайтуга энем Мөкәддәс үлгән. Исләр, акыллар китте. Әни үлгәч тә,энем Мөкәддәс вафат булгач та күп акты күз яшьләрем.
Ун яшемдә чагымда Шушмада су коенганда суга батып үлә яздым. Нурхәм абый коткарып калды. (Ул инде вафат.)
Авылда сигез классны тәмамлагач, күршебез Гайникамал апа малае Ильяс белән Казахстанга укырга киттек.
18 яшьтән шахтада эшли башладык. Бер ел эшләгәч, безне армиягә алдылар. Армиягә алынырга хәбәр килгәч, шахта башлыгы миңа: «Армиядә яхшы нәрсә юк, мин сиңа тагын ике елга бронь бирәм. Өйлән, балалар үрчет, өйләнүгә фатир бирәм,» – диде. Яратышып йөргән Суфия исемле кызым да бар иде. Мин армиядә хезмәт итеп кайтуны кулай күрдем.
Армия хезмәтен үтәп кайткач, тагын шахтада эшли башладым. Шахтада эшләү чорында күп тапкырлар үлемнән калдым. Шунда эшләгәндә өстәл кадәр таш төшеп чүт үтермәде. Шартлатучы булып эшләгәндә, дүрт почмаклы өй кадәр таш төште. Ярый әле ташлар шартлаткычтан ярты метр ераклыкка төштеләр. Куркудан әз генә хәл кергәч: «Николай, син исәнме!» – дип кычкырдым. Аның люлькасының яртысына таш төшкән, Аллаһы рәхмәте, шартлаткыч куйган якка түгел. Машинаның яртысын таш каплаган, кабина җимерелгән. Әгәр дә безне Аллаһы сакламаган булса, көлгә әйләнгән идек. Тәкъдире җитмәсә, кеше үлми.Тәкъдир ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән язмыш.
Шахтада эшләгән вакытта сигез атмосфера басымындагы һава минем сул як маңгайга бәрде, башым өч тапкырга зурайган кебек булды. Һава килә торган шланг елан кебек бөтерелә, уңга, сулга, аска, өскә бәрә. Минем белән тагы ике кеше эшли иде, тизрәк һава килә торган кранны яптым. Кире килеп, иптәшләремнең исән-саулармы икәнен белештем. Аллага шөкер, икесе дә исән-саулар иде. Маңгайдан шарлап кан ага. Мондый очракларда, кеше йә шунда ук үлә, исән калса, хастаханәгә эләгә, анда да үлмәсә, инвалидлыкка чыга. Миңа бер ай җиңел эш бирделәр. Баш авырта. Кан басымы – 160, йоклый алмый торганга әйләндем. Травма алгач, урыс кешесе Михаил: «Мөхтәр картая төшкәч, бу травма әле үзен күрсәтәчәк», – диде, һәм шулай булды да. Мин инвалидлык артыннан йөрмәдем. Аның өчен озак вакыт хастаханәдә ятарга, уколлар кадатырга кирәк. Икенчедән, хатыным Хәлимә чирле, 1973 елгы улым Марс, 1976 елгы улым Зөфәр бар. Җиңел эш бетеп, шахтага эшкә чыккач, бораулау машинасының тавышы баш миенә бәрә иде. Аның тавышы – 110 дицебал. «Труд» газетасыннан укыганым бар, бөркетләргә 80 дицебал тавыш бирсәң, алар үлә. Анда 15 ел эшләгәнмен. Шуннан соң шартлатучы булып күчтем, анда эше җиңелрәк, тик куркынычрак.
75 нче елларда Ташкент шәһәрендә метро төзи башладылар. Кем шахтада эшләгән, аларны бик теләп эшкә алалар иде. Минем дус малай шунда эшкә китте. Өч ай эчендә фатир бирделәр. Безне гаиләбез белән кунакка чакырды. Хатыным Хәлимә чирле булгач, мин бармыйм дип, балалар белән өйдә калды. Кунакка үзем генә киттем. Җәйнең эссе вакыты иде. Ташкентта термометр 48 градусны күрсәтә. Ташкентта Пушкин паркында Сабан туе булды. Сабан туенда бер карт чыгып сөйләде, бүгенге көндә Ташкент шәһәрендә 400 мең татар-башкорт яши дип. Яшьлек ансамбленең чыгышын карадык. Аннан чын үзбәкчә пылау пешерергә өйрәнеп кайттым. Күчтәнәчкә күтәрә алганча җиләк-җимешләр биреп җибәрделәр.
1989 елда «Казан утлары» журналында гарәп алфавиты бастырып, гарәп хәрефләре белән укырга язарга өйрәтә башладылар. Шуннан гарәп хәрефләре белән басылган язмаларны шома гына укырга һәм язарга өйрәндем. Шул ук елны китап кибетенә кергән идем, киштәдә калын гына китап тора, кибетчедән аны күрсәтүен сорадым, бу китап Коръән булып чыкты. Бәясен сорадым, бәясе 100 сум ди. Ике дә уйламый Коръәнне сатып алдым. Коръән гарәп хәрефләре белән басылган. Коръәнне укып чыктым, тик Аллаһ кушканча яши башламадым. Ник дигәндә, намаз укучы кешене очратмадым. Намаз укырга өйрәтүче китаплар да, догалар китабы да юк иде.
Безне мәктәптә укыганда: «Сез коммунизмда яшәячәк буын, Алла юк, дин – кешеләрне караңгылыкта яшәтер өчен уйлап чыгарылган бер нәрсә. Коръән – гарәпләрнең җырлары. Кеше маймылдан яратылган», – дип өйрәттеләр. Хәзер инде Аллага шөкер, динне өйрәнергә теләүчегә китаплары да, мөмкинлекләре дә бар. Фәкать Аллаһыга шөкер кылып яшәргә кирәк.
Мөхтәр ГАЗИЗУЛЛИН
Чирмешән районы, Әмир авылы