Киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торган, кирәк чакта киңәшен бирә белгән Эльвира безнең арабызда юк инде. Аның көләч йөзе, күңелләр түренә үтеп керә торган сихри тавышы "Ярдәм" мәчетенә килүчеләрнең, биредә никах мәҗлесләрен уздыручы кунакларның хәтерендә озак сакланыр.
Без бүген көчле тетрәнү кичерәбез. Булган вакыйга бөтен фаҗигасе белән аңыбызны томалый.
Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендәге "Ярдәм" мәчете, "Ярдәм" фонды һәм мәхәллә халкы исеменнән Эльвира Ибраһимованың туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Урыны җәннәттә булсын дустыбызның. Эшләгән игелекләре, изге гамәлләре аңа юлдаш булсын!