Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты.
Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты.
Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү вакыты.
Ураза түбәндәге кешеләргә фарыз була:
Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.
Уразаның фарызлары:
- Ният кылу.
- Ашау-эчүдән тыелу.
- Якынлык кылудан тыелу.
Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.
Уразаның сөннәтләре:
— Таң атканчы сәхәр ашау.
— Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу.
- Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку.
— Кояш баегач та, авыз ачу.