Универсиаданың соңгы көнендә Назар 3 төрдә 457,5 балл җыеп, башка спортчылардан өстен чыкты. Икенчедә – 449,7 балл туплаган Кытай студенты, өченчедә исә Польша вәкиле Томаш Бартник (441,6). Аларга көмеш һәм бронза медальләр тапшырылды.
Бу исә 152 нче алтын медаль булды. Кичәге көнгә россиялеләр 151 – алтын, 72 – көмеш, 62 бронза медаль алуга иреште.