Kazanfirst.ru агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Универсиада авылында мөселманнарга үз ниятләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудырылган: гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылган, Дин үзәгендә Казан имамы эшли, кунаклар өчен оештырылган ашханәдә хәләл ризыклар әзерләнә, ифтар мәҗлесләре уздырыла.