2013 Июл 11
2013 ел Универсиадасында Россиянең футбол буенча җыелма командасы Кытайның студентлар илкүләм командасын җиңде. Игорь Шалимов карамагындагылар төркем этабы матчында 66 нчы минутта гына хисапны "Рубин” һөҗүмчесе Владимир Дядюн ача алды һәм ул керткән туп Универсиаданың Социаль шәһәрчектәге төп стадионы трибуналарын алкышлар белән шартларга җиткерде. Россиялеләр өстенлекне саклый килеп, матч тәмамланыр алдыннан исәпне икеләтә арттыра алды: уенның 90 нчы минутында Безлихонтов таблода 2:0 саннары чыгуга иреште.
Россиялеләр 2 җиңү нәтиҗәсе буенча үз төркемнәрендә мөмкин булган 9 очконың 6сын җыеп, 1 нче урынга чыкты, шул рәвешле, 12 июльдә булачак чирек финалда Россиянең футбол буенча җыелмасы Канада илкүләм командасы белән кырда көч сынашачак, дип хәбәр итте "Татар-информ".