Күрмәүчеләр белән дә таныштылар, сөйләштеләр. Ак кәгазь битләрендәге күперенке нокталарны остазбикәләр үзләре дә капшап карадылар.
Ә күрмәүчеләр бармаклары белән Коръән сүрәләрен укыдылар да укыдылар. Ни могҗиза ул, җәмәгать! Күрмәүчеләрнең калеб күзләре ачык бит! Ә без күрәбез, ишетәбез, йөрибез, сөйлибез. Ниятләнгән эш-хезмәтләребезне башкарабыз.
Уйланыйк, дин кардәшләрем! Без ихлас күңелдән булганына, Раббыбызга шөкер итәбезме? Канәгатьме без? Һаман да ваемсыз, битараф булып, яшәвебезнең кадерен тиешенчә бәяләмичә, гыйлем-белем арттыруны читкә куябызмы? Мирасыбызны өйрәнәбезме?
Күрмәүчеләр барыбыз өчен дә тырышлык, үҗәтлек үрнәге түгелме? Алда искәрткәнемчә, уйланыйк, дин кардәшләрем!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе