72 сәгатьлек бу курска тәрбия бирү, психология һәм хокук кебек дәресләр кергән. Шулай ук дин белеме, гореф-гадәтләр һәм исламдагы радикаль агымнарга каршы тору кебек белем бирү каралган.
Курс өчен имамнар түләми. Инде бу көннәрдә үк Самара, Сембер, Оренбург, Пенза өлкәләре, Удмуртия һәм Мари Иленнән дин әһелләре укуларын башлаган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".