Тукай гарәпнең фикерен үзгәртте

«Сөләйман» мәчетенә дини белем алырга килгән күзләре күрмәүчеләр кичә башкалабызның истәлекле урыннарын карау нияте белән Казан буйлап сәфәргә чыкты.

БӘЙЛЕ
2013 Фев 10
«Сөләйман» мәчетенә дини белем алырга килгән күзләре күрмәүчеләр кичә башкалабызның истәлекле урыннарын карау нияте белән Казан буйлап сәфәргә чыкты. Алар арасында Сүриядән Татарстанга кунакка килгән гарәп кешесе доктор Мөхәммәт Али дә бар иде.

 

Татарстан Президенты бүләк иткән автобуска утырып, сәяхәткә чыккан шәкертләргә һәм кайчандыр Россиядә белем алган Мөхәммәт Алигә бөек Габдулла Тукайның музеен тамаша кылу аеруча нык тәэсир иткән.

 

Димәшкьтән (Дамаск) килеп, русчаны шактый әйбәт үзләштергән Мөхәммәт Али безгә: "Мине Тукайның драмалы язмышы каты уйга салды, дулкынландырды. Хәтта күзләремнән кайнар яшь бәреп чыкты. Бик яшьли үлеп киткән бит ул. Көчле авыруга дучар булуга карамастан, күп эшләгән, үлемсез әсәрләр язып калдырган. Ә үзе бихисап тыйнак булган. Хәтта яраткан кызына үзенең мәхәббәте турында әйтергә оялган. Тик, ни кызганыч, Тукай турында да, татар халкы хакында да гарәпләр берни белми. Аларга кечкенәдән татарларны кыргый халык булган, кеше ашаганнар дип өйрәтәләр. Гарәп кешесе менә шундый йогынты астында үсә һәм Татарстан хакындагы хакыйкатьне бернәрсә дә белмичә бакыйлыкка күчә. Ник дигәндә, бездә Казанда яшәүче татарлар һәм аларның бөек шагыйре Тукай турында да бернинди мәгълүмат юк”,-диде Россиядә медицина буенча югары белем алган Мөхәммәт Али.

 

Кыскасы шул: Тукай мирасханәсенә бару Россиянең төрле төбәкләреннән Казанга килеп, белем алучы күзләре күрмәүчеләрдә дә, Сүрия гражданинында да мәңге онытылмаслык тәэсирләр калдырды, аларда дөрес, бозылып язылмаган хакыйкый тарихны өйрәнү теләге барлыкка китерде. Үзара аңлашып, татулыкта яшәсәк, илебез дә, көнебез дә, тормышыбыз да алга китәчәк, моннан исә барыбыз да отачак, ул һәркемгә файдалы булачак, дип уйлыйм.

 

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе