Әтнә районында яңа мәчет ачылды

Әтнә районы Мамыш авылында 100 кешегә исәпләнгән яңа мәчет ачылды.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 23
Әтнә районы Мамыш авылында 100 кешелек яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, җирле хакимият вәкилләре, кунаклар, авыл халкы катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Тимергали хәзрәт мәчет ачу бәйрәменә җыелганнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм ислам дине кыйммәтләре, мәчеткә йөрүнең мөһимлеге хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук ул мәчет төзергә булышкын иганәчеләргә мөфтинең рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәчет ачылу бәйрәме җәмәгать намазы уку белән тәмамланды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе