Сишәмбе, 8 апрель көнне, Әтнә районы мәчетендә зур чара уздыру күздә тотыла.
Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев хәбәр итүенчә, биредә, өйлә намазыннан соң, “Вәгазь кичәсе” үткәрелә.
Мәчеткә ашыгыгыз, мөселман-кардәшләр: Татарстан Диния назәратенең дәгъват бүлегеннән киләчәкләр, дип чакыра “Әтнә таңы” газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"