Telegram мессенджерын Индонезиядә рәсми рәвештә тыйдылар. Бу карарны коммуникацияләр һәм мәгълүмати технологияләр министрлыгы кабул иткән.
Telegramны тыюга әлеге мессенджерны террористик төркемнәрнең еш, шул исәптән терактлар оештыру өчен куллануы сәбәп булырга мөмкин дип хәбәр итә Ислам.ру.
Җәмәгатьчелек белән элемтә министрлыгының бүлек җитәкчесе Нур Иза әлеге ведомствоның бу уңайдан рәсми игълан ясаячагын хәбәр иткән.