Татарстанга Иран провинциясе делегациясе килде

Кунаклар эш сәфәрендә республиканың сәнәгать предприятиеләрендә булачак

БӘЙЛЕ
2015 Дек 14

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов һәм Иран Ислам Республикасы Көнчыгыш Әзербайҗан провициясенең икътисад идарәсе җитәкчесе Реза Хосейни Гарагузлу безнең республика белән Иран Ислам Республикасы төбәкләре арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Очрашуда Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мохсен Фагани әфәнде катнашты.
Кунаклар эш сәфәрендә республиканың “КАМАЗ”, “ЕЛАЗ”, “Нижнекамскшина”, “Алабуга” МИЗ кебек сәнәгать предприятиеләрендә булачак.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе