Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар явачак, урыны белән буран булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда – бозлавык, урыны белән - кар көртләре.
Төнлә республика буенча температура 13-18 градус салкын, төнлә һәм иртән – 23 градуска кадәр. Көндез температура 9-14 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава. Төнлә температура 14-16 градус салкын, аязганда – 19 градуска кадәр, көндез -12-14 градус нульдән түбән.
6 гыйнвар төнендә Татарстанда болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар явуы көтелә. Температура 17 градус салкын тәшкил итә, аязганда көнчыгыш районнарда 22 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.