Ул Татарстан мөфтиен сайлау, яңа командага алдагы 4 елда нинди бурычлар хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде.
“Хәзер без белем бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез. Болгар ислам академиясен оештыру буенча көчле эш бара. Радиостанциябез эшләп тора. Якын арада телеканал оештырырга телибез. Бәлки ул баштарак Интернетта тапшырулар күрсәтер, алга таба без кабель телеканаллары пакетына керергә өметләнәбез”, - диде мөфти. Бу хакта islam-today.ru хәбәр итә.