Татарстанда кар ява

Республикада көчле салкыннар көтелми, дип фаразлый синоптиклар

БӘЙЛЕ
2016 Янв 18

Иртәгә, 19 гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исә. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә төнлә һәм көндез 4-9 градус салкын, аязганда – 12 градуска кадәр нульдән түбән. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.
Иртәгә Казанда шулай ук аязучан болытлы һава. Буран чыгу ихтималы бар, юлларда – бозлавык. Температура 5-7 градус салкын тәшкил итә.
20 гыйнвар төнендә республикада аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар явуы, буран булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, төнлә 17 м/с тизлектә җил. Температура 6-11 градус җылы, юлларда бозлавык, кар көртләре.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе