Татарстанда көннәр җылына

Аллаһының рәхмәте белән Республика раойннарында һаваның 6 градуска кадәр җылынуы көтелә

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 02
Аллаһының рәхмәте белән Республика раойннарында һаваның 6 градуска кадәр җылынуы көтелә

Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава, күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр сибәләргә мөмкин. Төнлә һәм иртән томан, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Төнлә температура 1 градус салкыннан 3 градус ка кадәр җылы, көндез - 1-6 градус җылы. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бигрәк тә көнбатыш районнарда җылы булачак - көндез 4-6, төнлә - 1-3. Республиканың көньяк-көнчыгышында салкынча: көндез 1-3 градус җылы, төнлә - 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

Иртәгә Казанда болытлы һава, явым-төшем булырга мөмкин. Көндез 3-6 градус җылы, төнлә - 0-3.
4 ноябрь төнендә республикада алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр сибәләргә мөмикн. Төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с тизлектә җил. Температура 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итә.

«Татар-информ»

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе