Татарстанда Ат үрчетүчеләр ассоциациясе төзелә

Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең һәм ат яратучыларның көчен берләштерүгә юнәлдереләчәк

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 25

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының Ат үрчетүчеләр ассоциациясен төзү турындагы карар 2015 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт Советы утырышында узган киңәшмә йомгаклары буенча кабул ителде. Бу чарада Татарстанда ат үрчетүнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләшү булды. Ассоциациянең эшчәнлеге республикада ат үрчетүчеләрнең, фәнни хезмәткәрләрнең, белгечләрнең, спортчыларның һәм ат яратучыларның көчен яхшы токымнарны саклап калу, арттыру һәм камилләштерү, эчке һәм чит ил базарларында аларның абруен һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен берләштерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе