Татарстан мөфтие Комида узучы конференциядә катнаша

Татарстан мөфтие Комида узучы "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган конференциядә катнаша

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 12

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Коми республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаша. "Дин, икътисад, экология: үзара хезмәттәшлек юллары" дип аталган чарага төрле конфессия вәкилләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм студентлар чакырылган.

Конференция кысаларында Сыктывкар шәһәре югары уку йортларында “Икътисадый эшчәнлекнең дини-этик ягы”, “Тирә-юньгә дин күзлегеннән караш” дип аталган утырышлар уздырыла һәм “Ислам финансы, иминияте, банк эшчәнлеге” дигән семинар үткәрелә.

Шулай ук чарада катнашучыларның фин-уйгур этномәдәни паркында булулары көтелә.

Республиканың Диния нәзарәте сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе