“Якын Көнчыгышның киләчәге турында фикер алышу” темасына форумда катнашау ниятләнә
3-5 ноябрьдә Гыйрак Көрдстаны автономиясе башкаласы Эрбиледә “Якын Көнчыгышның киләчәге турында фикер алышу” темасына форум була. Форум быел өченче тапкыр үткәрелә. Аны "Meri" аналитик үзәге оештыра.
Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак, диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә.