Илдар Халиков, Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан турыдан-туры рейсын «Европага тәрәзә» дип атарга була, диде.
«Аэрофлот – Россия авиаюллары» ГАҖның финанслар һәм челтәргә, керемнәргә идарә буенча генераль директоры урынбасары Шамил Кормашов ассызыклаганча, Казан Аэрофлотның маршрут картасында иң мөһим нокталарның берсе булып тора.
«Без Татарстанны икътисадый куәтле перспектив төбәк дип саныйбыз. Аэрофлот республика җитәкчелегенә безгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле», - диде ул.