Чиста һәм төзек шәһәр генә туристларны җәлеп итә ала. Биредә яшәүче халык өчен исә экологик вәзгыятьнең иминлеге – сәламәтлек нигезе дигән сүз. Шуңа да башкалабыз Казанда әлеге мәсьәләләрне беренче урынга куялар.
Соңгы елларда республикабызда әйләнә-тирәгә булган игътибарның уңай нәтиҗәсе ачык күренә. Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы төзегән экологик рейтингта 2014 ел нәтиҗәләре буенча Казан имин вәзгыятьле 10 шәһәр исәбендә – ул 8 урынны яулаган. 2012 елда башкалабыз нибары 45 урында иде, 2013 елда 16 урында торган. Берничә ел эчендә генә булган мондый үзгәрешләр бик тә сөендерә.
Бүгенге көндә Казанда эчә торган су һәм атмосфер һава күрсәткечләре билгеләнгән нормаларны бозмый диярлек. Ел саен микробиологик күрсәткечләр буенча 3-4,5 мең, санитар-химик күрсәткечләр буенча 1,5-2 мең су пробасы алына икән. Су сыйфатының яхшыруы күзәтелә. Һава пробаларының 1,7 проценты таләпләргә туры килми. Монда тискәре рольне башкалабызда елдан-ел күбәйгән автотранспорт уйный.
Экологик торышны яхшыртуда, билгеле, шәһәр җитәкчелегенең роле бик зур. Белүебезчә, атмосфераны пычратучы төп фактор – ул җәмәгать транспорты. Шәһәребездә соңгы елларда электр транспортын арттыру, күпсыйдырышлы Евро-3тән түбәнрәк булмаган стандартларга туры килгән автобусларны гына калдыру, ЕВРО-4 стандартлы автобуслар да кертелә башлавының нәтиҗәсе үзен озак көттермәде.
Шәһәрне яшелләндерү буенча үткәрелгән акцияләр һәм проектлар да үз өлешен кертте. Берничә ел дәвамында үткәрелгән “Яшел рекорд” шәһәрне яшеллеккә күмеп, ямьләндереп кенә калмады, экологиягә дә уңай йогынты ясады. Агымдагы елның “Парклар һәм скверлар елы” буларак үткәрелүе дә республикабыз шәһәр-районнарын агачлар һәм куакларга баетты.
- Шәһәрнең экологиясенә бәйле мәсьәләләр өстенлекле булырга тиеш, - дип саный Казан мэры Илсур Метшин. - Соңгы өч елда Казан экологик рейтингта 45 урыннан 8 урынга күтәрелде – бу зур казаныш. Әмма бер урында торырга ярамый Без үзебезгә максат куйдык: 5 елда Казанны иң уңайлы шәһәр итәргә телибез. Шуңа да экологик иминлек мәсьәләсе шәһәр сәясәтендә иң мөһим мәсьәлә.
интертат.ру