Узган елда дөньяда желатин 350 мең тонна күләмендә җитештерелгән. Аның күп өлеше көнбатыш илләрендә чыгарыла.
Мондый желатинның Ислам кануннарына каршы килүе сәбәпле, Төркиядә сыер хайваны тиресен кулланып, үз желатиннарын ясый башлаганнар. Төркия галимнәре 6 ел зур тырышлык куеп эшләгән. Яңа продуктның хәләллеге тикшеренүләр үткәрелеп расланган.
Хәләл желатин җитештерүчеләр бу төр продукциягә мөселман дөньясында сорауның зур булуын әйтә. Бу аксым конфетлар, десертлар, сөт ризыклары, соуслар һәм ашлар әзерләгәндә, ипиләр пешергәндә кулланыла.
Чыганак: “Ислам һәм гаилә”.