Төп намаз - “Ак мәчет”тә

Татарстан Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хәбәр иткәнчә, быелгы Корбан бәйрәменең төп намазы Болгардагы “Ак мәчет”тә укылачак.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 23
Татарстан Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хәбәр иткәнчә, быелгы Корбан бәйрәменең төп намазы Болгардагы "Ак мәчет”тә укылачак. Андагы бәйрәм вәгазен дә Җәлил хәзрәт үзе сөйләячәк. "Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы исә турыдан-туры трансляцияне Болгардан алып барачак.

Билгеле булганча, элек төп намаз Казандагы "Кол Шәриф” мәчетендә укытыла иде. Яңа мөфти исә аларны "Мәрҗани” мәчетендә башкара башлады.

"ТНВ”дагы турыдан-туры трансляция 9.00 сәгатьтә башланачак.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Диния нәзарәтенең Казыяте карары нигезендә, җөмһүриятебездәге башка мәчетләрдә иртәнге намаз - 6 сәгать 30 минутта, бәйрәм вәгазе – 7.15 тә, гает намазы 8.00 дә укылачак.
Шул да мәгълүм булсын: татарстанлылар быелгы Корбан бәйрәмен 25 октябрьдә билгеләп узачак.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе