Галимнәр хәбәр иткәнчә, татуировка ясауда кулланыла торган буяулардагы нанокисәкчекләр тәнне буяп кына калмый. Буяу барлыкка китерә торган пигмент организмга, тән тиресен җәрәхәтләп, энә белән кертелә. Җәрәхәт төзәлгәндә, пигментның артык өлеше лимфадагы сыеклык белән чыгарыла. Ә чыгып өлгерә алмаганы тире астында кала. Һәм кешенең лимфа системасына сеңеп, аңа рәтләп эшләргә комачаулый башлый дип хәбәр итә ислам.ру.