6 мартта узган утырышта игълан ителгәнчә, 14 мартка, сәгать 17.00 гә кадәр Татарстан мөфтие сайлауларында катнашырга теләгәннәр үзләренең гаризаларын, документларын тапшырырга тиешләр иде.
Мөфтилеккә рәсми кандидатлар итеп Харис хәзрәт Салихҗан; Фәрит хәзрәт Сәлман; Камил хәзрәт Сәмигуллин.расланды.
Харис хәзрәт Салихҗан, Казан шәһәренең Хәтер мәчете имам-хатыйбы, туган елы: 1928;
Фәрит хәзрәт Хәйдәров, Россия ислам килешүе ассоциациясе Голәмәләр советы җитәкчесе, туган елы: 1969;
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Тынычлык мәчете имам-хатыйбы, вакытлыча Татарстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы, туган елы: 1985.
Пленум утырышында имамнар чираттан тыш алтынчы Корылтайны бертавыштан 2013 елның 17 апрелендә уздырырга килештеләр.
Чыганак: "Думрт.ру"