Беренче отряд 12 кешедән торачак һәм аны ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге белгече Динар Касыймов җитәкли.
Диния нәзарәтенә җыелган яшьләр үзләренең отрядына "Заман” дигән исем куштылар. Оештыру җыенында ТҖ МДНнең Социаль проектлар юнәлеше җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов катнашты һәм чыгыш ясады.
Илдар хәзрәтнең сөйләвенчә, ТҖ МДНдә берничә волонтер отряды барлыкка киләчәк. Алар шулай ук республика районнарында да төзелер, дип көтелә. Бу төркемнәр социаль эш белән шөгыльләнәчәк, экологик чаралар үткәрәчәк, инвалидларга һәм башка төрле мохтаҗларга ярдәм итүдә, шулай ук ТҖ МДН акцияләрен уздыруда катнашачак. Мөселман яшьләренең волонтер отрядлары "дилбегә”се ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшинда булачак, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.