Бу хакта төбәкнең мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре “Кавказский узел” сайтына хәбәр иткән. Равил Кайбалиев Кара-Түбә мәчете имамы урынбасары булган. Аның 6 баласы калган.
Ул кичке сәгать дүртләрдә Буденовскидан Кара-Түбәгә кайтып барган. Аның “Ниссан” маркалы машинасын Будденовскидан 10 километр ераклыкта юл буеда тапканнар. “Равилгә пистолеттан атканнар. Ул юл буенда ята иде. Безгә бу хакта кичке сәгать алтылар тирәсендә билгеле булды”, - дигән мөселман җәмгыяте вәкиле Рәшит. Бу хакта ansar.ru хәбәр итә.