Татарстан Республикасы РФ субъектларының социаль-икътисади хәле рейтингында 5 нче урынны алган. Бу хакта "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы медиатөркеменең "Рейтинг РМА" рейтинг агентлыгы тикшеренүләре нәтиҗәләрендә әйтелгән.
Рейтингы төзүчеләр билгеләп узганча, 2015 ел нәтиҗәләре буенча лидерлар һәм аутсайдерлар төркемендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми.
Алдынгы позицияләрне, 2014 ел нәтиҗәләре буенча эшләнгән рейтингтагы кебек үк, Мәскәү, Санкт-Петербург, Югра - Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан Республикасы били дип хәбәр итте "Татар-информ".