Сочида башланган һәм ачылыш тантанасы бүген 20.14 сәгатькә билгеләнгән XXII кышкы Олимпиада уеннары күргәзмәдә кышкы спорт уеннары төрләре: хоккей, чаңгыда ике төр кушылган ярыш, чаңгыда узышу, трамлиннан чаңгы белән сикерү, фристайл, сноуборд, фигуралы шуу турында китаплар куелды. Дөньяда танылган спортчылар турында да мәгълүмат табарга була.
Күргәзмә киң катлам укучылар өчен кызыклы булачак, ай ахырына кадәр торачак, дип хәбәр итәләр ТР Милли музееннан.
Искәртеп үтәбез: Сочида 7-23 февральдә XXII кышкы Олимпиада уеннары, аннары 7 -16 мартта XI кышкы Паралимпиада уеннары уздырыла дип хәбәр итте "Татар-информ".