Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты әһелләре оештыра.
"Түгәрәк өстәл” ТҖ МДН тарафыннан быелны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан иткән кысаларда, татар илаһият белгече һәм тарихчысына 195 ел тулу уңаеннан, аның мирасын барлау вә абруен күтәрү максатыннан уздырыла.
"Түгәрәк өстәл” барышында мондый мәсьәләләр каралачак:
1. Татар илаһият мирасының тарихи әһәмияте;
2. Татар илаһият белгечләре хезмәтләрен тәрҗемә кылу;
3. Рухи мирасны популярлаштыру.
"Түгәрәк өстәл”дә катнашу өчен галимнәр, мөселман дине эшлеклеләре, татар илаһият белемен өйрәнүчеләр, тикшерүчеләр, кызыксынучы затлар чакырылган.
Әлеге чара "Мәрҗани” мәчетенең актлар залында сәгать 10:00 дә башланачак.
ТҖ МДН сайтының русчасыннан тәрҗемә ителде