Шәүкәт Биктимеров вафат

Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә.

БӘЙЛЕ
2012 Май 28
Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә. Бүген, 28 май көнне күренекле артист, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, РФның К.С.Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы 83 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сайты.
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казанда дөньяга килә, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп, театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.
Шәүкәт Биктимиров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүгә бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый иде. Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

 Рольләре:
Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин — «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир — «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин — «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский — «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин — «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин — «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс — «Өрәкләр» Г.Ибсен
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе