Дүртенче тапкыр "Саматов укулары” "Идел-Урал төбәге мөселманнары рухи мирасын аңлау” дигән темага үткәрелә.
Татарстанның беренче казые, Габделхак хәзрәт Саматов - XX гасыр ахыры - XXI гасыр башының күренекле дин әһеле. Хәзрәт татарларның революциягә кадәрге дини-рухи мирасын дәвам итеп, бүгенге заманга кайтаручы һәм бик күпләрнең рухи остазы булган шәхес.
Конференция кысаларында Г. Саматов исемендәге "Рухи мирас” бүләге дә тапшырылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.