"Ике очкычның беренчесе бүген, ягъни 19 февральдә Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 36 минутта Латакия каласына килеп җитте. Аның бортында гуманитар ярдәм һәм "Центрспас» медиклары, психологлар»,-дип билгеләп узганнар ГТХМда.
ГТХМ ике очкыч ярдәмендә Сүриягә барлыгы 46 тонна йөк алып барырга ниятли. РФгә кире кайтканда, бу очкычлар Сүриядән китәргә теләгән Россия гражданнарын үз бортына алачак.