Сүрия интернетсыз калды

ИТАР-ТАСС агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Сүриянең күп кенә районнары интернетсыз...

БӘЙЛЕ
2013 Май 08
ИТАР-ТАСС агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, Сүриянең күп кенә районнары интернетсыз һәм кәрәзле телефон элемтәсеннән мәхрүм калды.

Кичә кич белән Сүриядә халыкара элемтә линиясенә зыян килгән иде. Хәзерге вакытта биредәге ремонт бригадалары тышкы дөнья белән элемтәне торгызырга маташа. Илнең байтак калаларында кәрәзле элемтә дә өзелгән.

Сүрия җитәкчеләре элемтәнең өзелү сәбәпләрен әйтмиләр.

Сүриядә инде өченче ел хакимият һәм оппозиция арасында низаг бара. Берләшкән Милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә биредә 70 меңгә якын кеше һәлак булган. Сүрия җитәкчеләре белдерүенчә, аларның гаскәре җирле һәм чит илләрдән ялланган сугышчыларга каршы көрәшә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе