Футбол буенча Россия чемпионатының 24 туры кысаларында, Казанның “Рубин” футбол клубы кичә Екатеринбургта җирле “Урал” командасына каршы уйнады һәм 1:0 исәбе белән җиңү яулады.
Очрашуның 75 нче минутында бердәнбер тупны Швеция легионеры Эмиль Бергстрём кертте.
Россия чемпионатындагы киләсе уенны “Рубин” 23 апрельдә Грозныйның “Терек” командасына каршы Казанда уздырачак.
Урал (Екатеринбург) – Рубин (Казан) – 0:1 (0:0)
Чыганак: "Татар-информ"