“ТҖ МДН Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Россия ислам университеты студентлары өчен хаҗ дәресе уздырды.
Дәрес барышында ул студентларга инфографика ярдәмендә хаҗ гамәлен үтәүнең барлык этапларын күрсәтте, гомрә һәм олы хаҗның аермасын аңлатты һәм ихрам халәте турында сөйләде. Моннан тыш, исламның бишенче баганасына багышланган видеоролик тәкъдим ителде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.