Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Радик Мөдәррис улы Ильясов «Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка Рамазан ае башлану уңаеннан Котлау хаты ирештерде. Анда мондый юллар бар:
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт Баязитов!
Сезне һәм барлык мөселман кардәшләрне шәхсән үземнең һәм барлык идарә хезмткәрләре исеменнән мөэмин-мөселманнар көтеп алган изге Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән котлыйм. Рамазан – гаиләләр бергә җыелу, шул ук вакытта –озын-озак гыйбадәтләр һәм уйланулар вакыты.
Ураза аеның һәр көнен хәерле, саваплы гамәлләр белән бәрәкәтле итеп үткәреп, Аллаһның ризалыгына ирешергә язсын. Рамазан аебыз мөбарәк булсын!”